“Ферма - акча эшләү урыны”
Район яңалыклары

“Ферма - акча эшләү урыны”

Районыбыз хуҗалыкларында бөрлекле һәм кузаклы культураларны җыю эше төгәлләнеп килә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 31 августка алынган  мәгълүматларга караганда, игенче - механизаторларыбызның 560 гектарда - солы, 2500 гектарда - сабан бодае, 1500 гектар мәйданда арпа культурасын җыеп аласылары бар. Әлегә тулаем икмәк кереме район буенча  54 мең тонна тәшкил итә. Бер гектарга күчереп исәпләгәндә 31,1 центнер ашлык туры килә. Иң мул уңыш - “Низамов М.Х.” крестьян - фермер хуҗалыгында! Биредә игенче - механизаторлар һәр гектардан 36,1 центнер уңыш җыеп алуга ирешәләр.

  • Әмма бүген басудан фермаларга кайтырга, торак ремонтын, аларны дезинфекцияләү, тәртипкә китерү, кыскасы, кышлатуга әзерләү эшен төгәлләп, сыерларны торакларга кайтарырга кирәк! - дип белдерде “Әхмәтова Г.Ф.”  һәм “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыкларында, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә үткәргән йөреше вакытында  муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин.

Көзге кыр эшләренең барышы белән танышудан тыш, ул терлекчелек фермаларының эшчәнлеге белән дә кызыксынды.Төрле авылда  - төрле әттәхият дигәндәй, урыннарда торакларның кышка әзерлеге дә, җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең эшкә мөнәсәбәте дә төрлечә. Бу аерма терлекләрнең баш саннарында да, хезмәт күрсәткечләрендә дә ачык чагыла.

Йөреш вакытында “Низамов М.Х.” крестьян - фермер хуҗалыгы җитәкчесе Марат Низамовның: “Ферма - акча эшләү урыны, көндәлек керем чыганагы ул. Сөтнең, итнең сатып алу  бәяләре ничек кенә түбән булмасын, авыл кешесе, хуҗалык өчен ферма таяну ноктасы булып кала. Бүген ашлык сатып та хуҗалык кассасын баетып булмый. Бәяләрнең түбән булуы чабудан тарта, - дигән сүзләре күңелгә кереп калды. Ни генә булмасын, урыннарда эш куелышы җитәкче, аның кул астында эшләүче белгечләр факторына  нык бәйле.

Бүген районыбыз хуҗалыкларында 10167 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуның 1159ы - “Низамов М.Х.” крестьян фермер хуҗалыгыныкы. Әлеге хуҗалык тормышны ит, сөт җитештереп сатып алып бара дисәк, һич хата булмас. Бу муллыкка ирешүдә баш агроном Фаил Фәсхиевның, баш инженер Ильмир Галимовның, ферма мөдире Илнар Хәйретдиновның, аның кул астында эшләүче дистәләгән терлекченең һәм басу - кырларда хезмәт куючы игенче - механизаторның өлеше һичшиксез зур.

Бу көнне хуҗалыкның ике комбайнчысы - Ильмир Галимов белән Данияс Гайнетдиновка соңгы җиде көн дәвамында куйган нәтиҗәле хезмәтләре өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе тарафыннан тәгаенләнгән акчалата кызыксындыру премияләренең сертификатлары тапшырылды. Әлегедәй бүләкне алар муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин кулыннан кабул итеп алдылар.


Нет комментариев