Бу су коену сезонында суда 22 һәлакәт теркәлгән, шуларның тугызы фаҗига белән тәмамланган. Барлык очракларда да кешеләр санкцияләнмәгән урыннарда коенганнар.
Казанда коткаручылар 1 июньнән 31 августка кадәр 20 кешене, шул исәптән өч баланы судан чыгарган һәм 236 кешегә беренче ярдәм күрсәткән. Ял итүчеләрнең иминлеген 11 постта 70 белгеч тәэмин иткән.
Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, елдан-ел бәхетсезлек очраклары саны кими – һәм болар барысы да коткаручылар ярдәмендә. Һәлакәтләрне профилактикалау өчен коткаручылар сигез меңгә якын патрульлек уздырган, ял итүчеләр белән шулкадәр үк диярлек әңгәмә уздырган һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында брошюралар тараткан.
Нет комментариев