Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гармунчылар җыелган җирдә

19 март көнне Иске Җөри авылы мәдәният йортында II гармунчылар бәйгесенең гала-концерты булып үтте.

Анда районыбыз гармунчыларыннан тыш, Питрәч, Лаеш, Биектау районнарыннан килгән гармунчылар, гармун ясау осталары да катнашты һәм үзләренең гармунда уйнау осталыкларын күрсәттеләр. 

Чарада Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Закиров, атказанган артисты Вадим Захаров һәм танылган гармунчы, республикабызның атказанган артисты Ренат Вәлиевның чыгыш ясавы аңа тагын да мәртәбә һәм затлылык өстәде.

Бәйгенең җиңүчеләрен һәм призлы урынга лаек булучыларны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән Арча педагогия көллияте укытучысы, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, бәйгенең жюри рәисе Филарит Гасыймов бүләкләде. 

Кич буе дәвам иткән эчтәлекле, мәгънәле һәм зур тәрбияви әһәмияткә ия булган тамаша турында “Теләче” газетасының киләсе санын укый аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев