Г.Ф. Ахметова КФХ да техник карау узды
Район авыл хуҗалыгында эшләүче хуҗалыклардагы трактор һәм тагылма арбаларга техник карау бара. 3 апрель көнне мондый чара Г.Ф. Ахметова КФХ да башкарылды.
Чарада инженер-техник хезмәткәрләр һәм тракторчылар катнашты. Карауга 21 берәмлек техника куелган иде.
Тикшерү вакытында трактор һәм арбаларның төзеклеге, янгынга каршы җайланмалар, медаптечка, хәләкәт вакытында куелучы билге, тәгәрәп китүгә каршы җайланма, арбаларда саклану тросларының булуы каралды.
Тракторчыларның таныклыгының вакыт аралыгы һәм идарә ителүче техникага тиеше категориясе булуы тикшерелде.
Карауга куелган техника яхшы әзерләнгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев