Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Якташларыбыз иҗаты

Язны көтте күңел, элеккечә түгел - йөрәкләрдән хисләр югалган...

Аклансыннар иде теләкләр!

Язны көтте күңел,элеккечә түгел-
Йөрәкләрдән хисләр югалган...
Сөю тулы күзләр,назлы,матур сүзләр -
Истәлеккә бары тик калган.

Язлар сәер хәзер,никтер сүлпән күнел-
Сайрамыйлар никтер кошларда...
Әллә инде сугыш тәэсиреме-
Иртә кайта күчмә кошларда.

Юк,күңелдә язгы хисләр хәзер,
Барда чумган тирән уйларга...
Бир исәнлек,кан коюлар бетсен -
Илгә кайтсын газиз улларда !

Чыксын кояш һәркөн иртәләрен,
Җиргә сипсен җылы нурларын...
Сагышларга тулган күңел бушар,
Каршы алса ана улларын !

Өмет белән көтеп алган язлар -
Аклансыннар иде өметләр ...
Исән-имин илгә кайтсын иде-
Җинү яулап батыр егетләр !

Җәүдәт Мөхәмәтшин.25.03 2026 ел
Казан-Сауш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев