Якташларыбыз иҗаты
Дамира Миннебаева шигыре.
Мендәрләр
Җәйге челлә. Тәгәрәшеп
Мендәрләр җилли тышта.
Әйтерсең лә кызлар кебек
Кызыналар кояшта.
Тезеп куйдым бер-бер артлы
Җете кояш астына.
Җәйнең җылылыгы сеңсен
Яшеле, сарысына...
Йомшаккайлар арасында
Бар нәние, зурлары.
Искеләре, көязләре –
Әйтерсең, хур кызлары!
Үзем белән бергә килгән
Бар килен мендәрләре.
Яшьлек ярым белән бергә
Гомер кичергәннәре...
Пар мендәрләр таушалса да,
Тышлары тапланмаган.
Булгандыр бәлки хыялның
Чаклары акланмаган...
Бизәкләре уңса уңган,
Хисләр бит чуалмаган.
Язмыш дигән йомгакларның
Очлары югалмаган...
Бар әниләрдән калганы -
Шактый нык таушалганы.
Истәлеккә диеп кенә
Саклыймын мин аларны.
Шул мендәрләрдә үскәннәр
Бишәр, алтышар бала...
Вакыт җиткәч таралганнар -
Сыймаганнар ояга...
Әйтерсең лә каз бибие
Кызлары һәм уллары.
Төрле якларга очканнар -
Тарткан эчәр сулары.
Җыелалар кунак булып
Туган нигезләренә.
Барысы да исән-саулар -
Тимәсен күзләр генә!
Улым тугач, кызым тугач
Ясалган нәниләре.
Бүләк итеп биргән иде
Кадерләп әбиләре.
Татлы булсын йокылары,
Үссеннәр дип сәламәт
Изге теләкләр теләгән
Әбиләргә мең рәхмәт!
Яңаларын, матурларын
Ясап куйдым кызыма.
Бүгенгә әле ваемсыз -
Күр, кояшта кызына!
Улымны да онытмадым –
Пар мендәрләр аңа да.
Кыз бала да, ир бала да
Бертигез шул анага.
Гомерләре озын булсын,
Булсын пар канатлары!
Мендәрләргә баш куярга
Тиңнәре, яратканы...
Җәйге челлә. Тәгәрәшеп
Мендәрләр җилли тышта...
Кызынсыннар, җылынсыннар,
Җыярмын әле кичкә …
Дамира Миннебаева
7.07.2026
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев