Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Янгынга каршы махсус режим кертеләчәк

Язгы-җәйге сезонга бәйле рәвештә, республика территориясендә коры үлән яну белән бәйле янгыннар саны да арта. 12 апрельгә республика территориясендә 370 коры үлән яну очрагы теркәлгән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 30 мартындагы 376 номерлы карары нигезендә, агымдагы елның 17 апреленнән алып 10 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелэчэк.

Әлеге режим вакытында учаклар, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру катгый тыела. Шулай ук урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә, урман массивлары янәшәсендәге ачык территорияләрдә хэм урманнар белэн чиктәш булган торфлы участокларда ачык учакта һәм мангалларда ризык әзерләргә, 1-3 класс куркынычтагы пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый.

Искэртеп китэсе килэ, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексынын 20.4 матдэсенен 2 статьясы нигезендэ янгынга каршы махсус режим шартларында кылынган шул ук гамәлләр;

гражданнарга - ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - утыз меңнән алып алтмыш мең сумга кадәр; эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга - алтмыш меңнән сиксән мең сумга кадәр; юридик затларга - дүрт йөз меңнән алып сигез йөз мең сумга кадәр административ штраф салыначак.

Ленар Хәкимуллин, Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча эчке эшләр Министрлыгының янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы, эчке эшләр хезмәте подполковнигы

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев