Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ярдәм күрсәтү дәвам итә

Райондашларыбыз мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм күрсәтүен дәвам итә.

1941-1942 елларда, сугышка хәтле булган запаслардан , фронттагылар өчен йон оекбаш, өч бармаклы перчаткалар, җылы шарфлар бәйләп җибәрә идек, дип сөйләгәннәре хәтергә уелып калган. Билгеле, бу эшләр арып-талып 12-14 сәгатьлек колхоз эшеннән соң: кемдер арыш урудан, көлтә бәйләүдән, кемдер элеваторга ашлык илтүдән, үгез җигеп җир сөрүдән соң, кич утырып сукыр лампа – чыра яктысында башкарылган.

"Солдатка ярдәм” шигаре астында район буенча оештырылган әлеге акция  халыкның бердәмлеген, оешканлыгын, күңел күтәренкелеген, мохтаҗлар хәленә керүчәнлеген  күрсәтә.  Әлеге акциягә кушылган райондашларыбызга бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез! 

Без көтәбез сине, Батыр солдат!
Син бирешмә,син бит көчеңдә,
Җиңү белән тиздән кайтырсың син!
Рәхмәт Сиңа барысы өчен дә!" (Рүзилә Сафиуллина)

Зөлфия Ибраһимова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев