Ярдәменнән ташламас
Өлкәннәр көненә багышлап
Көн артыннан көннәр уза тора,
Акырын гына алга барасың.
Дөньясына карап , кайчагында,
Бик еш кына хәйран каласың.
Баштан үткәннәр дә шактый гына,
Килде кулга каләм аласым.
Соравым күп, шуңа җавап эзләп,
Булдым әле язып аласым.
Татар халкында да бер әйтем бар,
Язмышыннан бер кем үтә алмас.
Алма да бит, өзелеп җиргә төшкәч,
Агачыннан ерак китә алмас.
Сугыш чоры да бит хәзер түгел,
Исән - имин ата - аналар.
Үз йортында түгел, чит җирләрдә,
Яши хәзер күпме балалар.
Дөньясының өсте аска килде,
Йөрәк әрнеп, хәйран каласың.
Бүре дә бит бер дә ташлап китми,
Тудыргач тын газиз баласын.
Бала йортларында күпме сабый,
Картлар йортларында өлкәннәр.
Карар кешеләре була торып,
Ник аларны монда илткәннәр.
Тәрәзәдән көн дә ишетелә,
Үксеп - үксеп елау тавышы.
Баласына әллә төшмәс микән,
Олыларның картлык язмышы.
Барысы да читләр, ялгыз башлар,
Күптән сүнгән өмет утлары.
Андыйларга ишекләрен ача,
Шәһәрләрдә картлар йортлары.
Читләп үтмик андый урыннарны,
Исән чакта бирик хәерен.
Ярдәменнән Аллах ташламасын,
Белү кирәк яшәү кадерен.
Шул сүзләргә инде үзем күптән,
Җавабын да килә табасым.
Картлык килгәч түгел, хәзер уйла,
Кемнең кулларына каласын.
Күңелең киң, саф һәм чиста булсын,
Сәләмәтлегең дә какшамас.
Ятимнәргә әгәр без булышсак,
Аллах ярдәменнән ташламас
Газинур Әхмәтҗанов.
Азнакай шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев