Яшь журналистларга юл
408
0
Якташыбыз, ветеран журналист Галәветдин Зыятдинов истәлегенә багышланган «Яшь журналист» дип исемләнгән иҗат бәйгесе дәвам итә.
Бәйгене "Теләчиинформ" мәгълүмат үзәге һәм Бөтендөнья татар Конгрессының Теләче бүлекчәсе оештыра.
Конкурсның максаты: талантлы яшь журналистларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Конкурста гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 -11 сыйныф укучылары катнаша ала. Конкурс эшләре рус яки татар телләрендә, видеоязмалар рәвешендә башкарыла (регламент – 5 минутка кадәр).
Тәкъдим ителгән темалар:
1. “Авыл” (авыл хуҗалыгы темалары)
2.“Репортаж” (мәктәп чараларыннан репортажлар);
3. “Шәхес” (районыбызның күренекле кешеләре);
4. “Ватанчы” (яшьләрнең гражданлыгы һәм патриотизмы);
5. "Сәламәтлек” (сәламәтлекне саклау);
6. “Халык традицияләре” (гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр);
7. "Без бүген нәрсә турында хыялланабыз” (яшьләрнең ни уйлавы турында);
8. "Аталар һәм балалар» (буын мөнәсәбәтләре проблемасы).
Иҗади эшләрне tulinf@rambler.ru почта адресына яисә 89393967641 номерында 2023 елның 1 маена кадәр кабул итәбез. Җиңүчеләрне бүләкләү май аенда Гәләветдин Зиятдиновның туган авылы Бичердә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев