Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшь журналистларны барлыйбыз

Якташыбыз, ветеран журналист Галәветдин Зыятдинов истәлегенә багышланган «Яшь журналист» дип исемләнгән иҗат бәйгесе дәвам итә. Бәйгене «Теләчиинформ» мәгълүмат үзәге һәм Бөтендөнья татар Конгрессының Теләче бүлекчәсе оештыра.

Конкурсның максаты: талантлы яшь журналистларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Конкурста гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 -11 сыйныф укучылары катнаша ала. Конкурс эшләре рус яки татар телләрендә, видеоязмалар рәвешендә башкарыла (регламент – 5 минутка кадәр). 
Тәкъдим ителгән темалар: 
1. “Авыл” (авыл хуҗалыгы темалары) 
2.“Репортаж” (мәктәп чараларыннан репортажлар); 
3. “Шәхес” (районыбызның күренекле кешеләре); 
4. “Ватанчы” (яшьләрнең гражданлыгы һәм патриотизмы); 
5. "Сәламәтлек” (сәламәтлекне саклау); 
6. “Халык традицияләре” (гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр); 
7. "Без бүген нәрсә турында хыялланабыз” (яшьләрнең ни уйлавы турында); 
8. "Аталар һәм балалар» (буын мөнәсәбәтләре проблемасы). 
 
Иҗади эшләрне tulinf@rambler.ru почта адресына яисә 89393967641 номерында 2023 елның 1 маена кадәр кабул итәбез. Җиңүчеләрне бүләкләү май аенда Гәләветдин Зиятдиновның туган авылы Бичердә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X