Яшь журналистларны  барлыйбыз
Район яңалыклары

Яшь журналистларны барлыйбыз

Районда якташларыбыз - ветеран журналист Галәветдин Зыятдинов һәм язучы, балалар шагыйре, журналист Дания Гайнетдинова истәлегенә багышланган IV «Яшь журналист» иҗат бәйгесе бара. Бәйгенең максаты - каләм тибрәтүчеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү.

Бәйгене "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең "Теләчи – информ" филиалы,  “Татарстан” ДТРК ФДУП филиалы һәм ТР Журналистлар берлеге иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздыра.  Бәйгедә,  республика буенча, гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 - 11 сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша ала. Җиңүчеләрне бүләкләү  май аенда узачак.

 

Тәкъдим ителгән темалар

1. “Геройларыбыз янында” (Татарстан Республикасында  “Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы” уңаеннан) 

2. “Алар Теләче горурлыгы” (Теләче районы кабат оешуга 35 ел тулу уңаеннан);

3.“Җиңүдә сезнең дә  өлешегез зур” (тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларына багышылап)

4.“Тукай эзләре буйлап” (Г.Тукайның 140 еллыгы уңаеннан)

5. “Иген иккән - хөрмәтле” (авыл хуҗалыгы темасы)

6. “Репортаж” (мәктәп чараларыннан репортаж).

 

Иҗади эшләрне  tulinf@rambler.ru  адресында кабул итәбез. Белешмәләр өчен телефон номеры: 89393967641

 


Нет комментариев