Язгы өмәләр дәвам итә
Район яңалыклары

Язгы өмәләр дәвам итә

Яз кояшы турырак һәм җылырак карый башлау белән районда язгы санитар чистарту өмәләре башлана. Чөнки яз җитү белән кыш буе кар астында күренми яткан чүп-чар баш калкыта башлый.

Бүген, ХЭК оешмасында эшләүче  райондашларыбыз бердәм рәвештә беренче язгы өмәдә катнаштылар. Алар  тирә-якны кардан арындыру өчен кулларына көрәк алып, каралып яткан кар-боз өемнәрен  тирә-якка тараттылар. Кар астыннан чыккан чүп-чарны да җыйдылар,  үзләре эшләгән бинаның тирә-ягын һәм билгеләнгән участокларны чистартып,  үз территориясендә тәртип булдыруга  өлеш кертте. 


Нет комментариев