Язларга ияреп! (якташыбыз иҗаты)
Теләче авылында яшәп иҗат итүче якташыбыз Илһам Якупов шигыре.
Бер нигә дә алыштырып булмый
Май аеның матур кичләрен.
Тыңлап туеп булмас,кошлар моңын
Шомырт чәчәгенең исләрен.
Эх сез язлар,моңлы,татлы язлар
Яшьлегемнең язы кайларда?
Хуш исләргә төреп бар дөньяны
Сөю гөле язда ярала.
Яз аеның матур кичләре
Яшьлектәге сөю хисләре
Үткәннәргә безне алып кайта
Шомырт чәчкәсенең исләре.
Шомырт чәчкәләрен тотып кулга
Күпме сөю җиргә яралган.
Язгы кичтә урамнарны урыйм
Нидер өмет итеп язлардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев