Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җиңүче берәү генә була

Бүген, ягъни 14 март көнне Иске Җөри авылы мәдәният йортында икенче тапкыр “Татар егете - 2022” бәйгесе үтте.

Исегезгә төшерәбез, ул “Татар кызы” бәйгесе белән чиратлаштырылып, ике елга бер үткәрелә. Быел да аны район мәгариф бүлеге, Бөтендөнья татар Конгрессының Теләче бүлеге белән берлектә, милли белем һәм тәрбия бирү буенча ресурс үзәге булган Иске Җөри урта мәктәбе үткәрде. Узган ел нәкъ шушы ук базада “Татар кызы - 2021” бәйгесе узган иде.

 Бу юлы да районыбыз мәктәпләрендә югары сыйныфларда укучы егетләр “Тәкъдир итү”, “Интеллектуаль белем” һәм  “Иҗади бәйге” кебек биремнәр буенча көч сынаштылар. Әлбәттә, бу эштә аларга сыйныфташ кызлары бик теләп булышты. Аларның эшләренә  район мәгариф бүлеге методистлары һәм Бөтендөнья татар Когрессының Теләче бүлеге җитәкчесе Алисә Дәүләтшина  бәя бирде. Конкурсантлар арасында җиңүче булып Олы Нырсы урта мәктәбе укучысы Әмир Мөхәммәтҗанов танылды. Аңа Җиңүче сынын, район мәгариф бүлегенең милли белем һәм тәрбия бирү эшләре методисты Гөлфинә Сәхәбиева һәм Иске Җөри урта мәктәте директоры Салават Назклычев белән берлектә  узган ел Татар кызы- 2021” бәйгесендә җиңү яулаган Иске Җөри урта мәктәбе укучысы Нәргизә Хәйруллина тапшырды. 

Егетләрнең мавыктыргыч һәм киренке көрәше турында тулырак, “Теләче” газетасының алдагы саныннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев