Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Икмәк җыю комбайннарына техник карау вакыты

Районда эшләүче дәүлэт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган үзйөрешле машиналарны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә һәм аларның милкенә зыян китермәү тора.

Моның өчен бу төр техникаларның төзек хәлдә булуы  мөхим. Шунлыктан алар өчен елга бер мәртәбә техник карау чарасы уздырыла.

Агымдагы елда әлеге эш  район җирлегендә урнашкан авыл хуҗалыгы оешмаларында тракторлар һәм тагылма арбаларга март-апрель, ә азык хәзерләү  комбайннарына бу чара май-июнь аенда башкарылды.

Вакыт туктап тормый алга бара, шунлыктан мондый чарага чират икмәк җыю комбайннарына җитеп килә. Моңа әлеге төр техниканы тиешле тәртиптә әзерләп, бу чараны түбәндә күрсәтелгән график нигезендә июль аенда уздырып аласы була.

Хуҗалык исеме

Икмәк җыю комбайнын тикшерү көне

1

«Алан»

1 июль

2

«Игенче»

1 июль

3

«Август-Теләче»

4 июль

4

«Таң»

4 июль

5

«Агролак»

6 июль

6

КФХ Низамов М.Х.

6 июль

7

«Чулпан»

7 июль

8

КФХ Ахметова Г.Ф.

7 июль

9

«Теләчеагрохимсервис»

7 июль

 

Комбайннарга техник карау тәртибе башка төр үзйөрешле машиналрдан әллэ ни аерылмый. Ләкин бу төр техникада   2 данә порошоклы ут сүндерү җайланмасы (8 литр күләмле), утка каплау өчен киез тукыма  (1х2 м размерда), кәрәк һәм сәнәк, 0,5 куб.м  күләмдә комлы ящик, 50 л күләмдә сулы савыт булу мәҗбүри.

Әлеге төр техника белән тракторчы машинист таныклыгында F – категориясе булган кеше генә идарә итә ала. Мондый категориясе булмаган кеше әлеге эшкә хокуксыз санала. Шунлыктан эш бирүчеләрнең комбайннарны эшләүче белән тәэмин иткәндә  әлеге факторга аерым игътибар итүләре сорала. Чөнки хокуксыз кешенең комбайн белән идарә итүе  очрагы була калса, аны әлеге эшкә кушкан кеше дә җәза җаваплылыгына тартыла. Мондый күңелсез хәлне булдырмау хәркем өчен  мөхим булып калырга тиеш.

 

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район буенча бүлек җитәкчесе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев