Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Илебез өчен иң катлаулы чорларның берсе булып Бөек Ватан сугышы чоры һәм сугыштан соңгы еллар санала

Бу көннәр турында истәлекләр бу вакытта яшәгән кешеләрнең генә түгел, ә аннан соңгы буыннарның да йөрәкләрендә яши.

Җиңү көне алдыннан без җиңү китерүдә үз өлешен керткән кешеләрне искә төшерәбез. Бөек Ватан сугышы суд системасын да читләтеп үтмәгән, Татарстан Республикасы Теләче районы суды тарихына зур өлеш кертүчеләрнең берсе булып Фәһим Шәрәфетдин улы Абзалов санала. Ул 1908 елда Башкортстан Республикасы Балтач районы Сэйтәк авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген башлангыч мәктәп укытучысы булып башлый. Балачактан юриспруденция белән мавыга, һәм аның беренче класслы юрист булу хыялы үз тырышлыгы һәм түземлеге аркасында тормышка ашырыла башлый. Юридик институтның 6 айлык әзерлек курсын узганнан соң, 1934-1936 елларда Питрәч районы Кибәч авылының башлангыч мәктәбе мөдире булып эшли. Казан шәһәрендә еллык юридик курсларын узгач, 1937 елның 30 ноябрь көнне Фәһим Шәрәфетдин улы Абзалов Теләче районы халык судьясы итеп раслана. Нәкъ менә шул чор белән без Татарстан Республикасы Теләче районы суд системасы барлыкка килүен бәйлибез. 1941 елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышы Фәһим Абзаловны читләтеп узмый. 1941 елның 24 декабреннән 1943 елның 5 февраленә кадәр ул Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, 1943 елның 17 мартында ул Сарман районы халык судьясы вазыйфасына сайлана. 1945 елның 17 декабрендә кабат Теләче районына халык судьясы вазыйфасына кайта һәм әлеге вазыйфада 12 ел эшләп, 1957 елның 16 декабрь көнне вәкаләтләр срогы тәмамлану сәбәпле судья вазифасыннан азат ителә. Суд системасындагы эшен калдырса да, Фәһим Абзалов юрист hөнәрен калдырмый, һәм язма чыганаклардан мәгълүм булганча, 1958 елның 18 гыйнварыннан ТАССР адвокатлар коллегиясенә әгъза итеп кабул ителә. Пенсиягә чыгу сәбәпле 1968 елның 24 гыйнварында адвокатлар коллегиясе составыннан чыга. Ф.Ш. Абзалов «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен» һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнә. Бугенге көндә Теләче район суды бинасында урнашкан музейда Фәһим Абзаловнын шәхси документлары үзенең лаеклы урынын алды һәм киләчәк буынга истәлек итеп саклана. Әлеге экспонатларны Фәһим Абзаловның кызы Светлана ханым тапшырды.

Люция Садриева, Теләче район суды судьясы ярдәмчесе, район суды матбугат үзәге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев