Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Җиңү Язы - Весна Победы” дип исемләнгән Хәтер атналыгы игълан итәбез

9 май - Җиңү көне уңаеннан «Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге “Җиңү Язы - Весна Победы” дип исемләнгән Хәтер атналыгы игълан итә!

2 - 9 май көннәрендә безнең социаль челтәрләрдә сезнең өчен Бөек Ватан сугышы темасын чагылдырган видеоязмалар, бәйгеләр, мастер-класс, сугыш һәм тыл ветераннары белән, сугыш чоры балалары белән очрашулар, викториналар урын алачак. Әлеге атналык кысаларында үтәчәк “Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары турында иң яхшы язма”, "Җиңү тарихы шигырьләрдә” флешмобында (сугыш темасына шигырьне видеоязмага төшереп безгә җибәрергә кирәк), “Без хәтерлибез” дип исемләнгән рәсем бәйгесендә һәм "Үз агачыңны утырт" акциясендә сезне дә катнашырга чакырабыз!

Эшләрегезне Теләче авылы, Болынлык урамы, 6 а йорт буенча кабул итәбез. Безнең электрон адрес: tulinf@rambler.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X