Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җиңүчеләр һәм призерләр билгеле

Бүген, ягъни 1 март көнне, “Дулкын” йөзү бассейнында 2007 - 2016 елларда туган укучы балалар арасында Фән һәм технологияләр елына багышланган Теләче районы Беренчелегенә ачык йөзү ярышлары булып үтте.

Ярышта районыбыз укучылары белән беррәттән, Мөсилим, Кукмара һәм Балтач районнарының да яшь спортчылары көч сынашты. Ярышларның баш хөкемдары Роберт Әхтәмов. Азактан 2020 - 2011 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында (50-4) арага эстафета ярышлары да үткәрелде. 

Ярышларны ачу һәм ябу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин катнашты һәм чыгыш ясады. Ярышларның җиңүчеләренә һәм презерларына Мактау грамоталары белән медальләрне, ул, “Теләче спорт мәктәбе директоры Илдар Гыйниятуллин һәм ярышларның баш хөкемдары Роберт Әхтәмов тапшырды. Түбәндәге фоторәсемнәрдә сез җиңүчеләрне һәм прзерларны бүләкләү тантанасын күрәсез.

Фәнил Гаязов 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев