Җиңүчеләрне тәбриклибез
28-30 июнь көннәрендә Мамадыш шәһәре Соколки бистәсендә 2007 нче елгы һәм аннан да яшьрәк егет-кызлар арасында пляж волейболы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Республиканың 21 кызлар командасы, 16 егетләр командасы катнашкан ярышларда тренер-укытучылар Әзгам Зәкиев һәм Шамиль Шәяхмәтов җитәкчелегендә Теләче спорт мәктәбеннән ике кызлар һәм ике егетләр командасы уңышлы чыгыш ясап кайтты. Командалар составында Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Ибраһимова Назгөл, Зәйнетдинова Ризәлә, Теләче урта мәктәбеннән Миннуллина Зәйнәп, Гарипова Ләйлә. Егетләр командасын Теләче урта мәктәбе егетләре тәшкил итте: Архипов Максим, Курнаев Рафаэль, Калашников Эмиль, Ибраһимов Дилүс. Максим белән Рафаэль әлеге республика ярышларында 2 урынга лаек булды, Дилүс белән Эмиль исә 4 урын яулады.
Җиңүчеләребезне тәбриклибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев