Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Йолдыздай атылган гомер

Рәйхана Исмәгыйль кызы Шәйхиева… Өлкән, урта буын газета укучыларыбыз өчен яхшы таныш исемдер. Әйе, моннан чирек гасыр элек яраткан хезмәттәшебез Ураза гаете иртәсендә юл-транспорт фаҗигасына эләгеп вакытсыз һәлак булды.

Рәйханабыз Казан дәүләт университетының журналистика, социология психология факультетын тәмамлап, “Теләче хәбәрләре” газетасында (ул чакта районыбыз газетасы шулай дип йөртелә иде) хезмәт куя, шул ук елны ук авылдаш егете Рафиска кияүгә чыгып гөрләтеп яши генә башлаганнар иде. Язмыштан узмыш юк диюләре хактыр.

 Узган шимбәдә Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында Рәйханабызның “Йолдыздай атылган гомер” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү һәм аны искә алу кичәсе булып үтте. Чарада Рәйхананың Казан дәүләт университетында бергә укыган төркемдәш кызлары, остазы, факультетның шул чактагы деканы, хәзер дә биредә кафедра мөдире буларак  хезмәт куючы якташыбыз Васил Гарифуллин, Рәйханага белем биргән Олы Мәтәскә урта мәктәбе укытучылары, сыйныфташлары, “Теләче хәбәрләре” газетасында бергә хезмәт куйган хезмәттәшләре, туганнары катнашты һәм чыгыш ясады. Чыгышлар Казаннан, республикабызның башка шәһәрләреннән кайткан профессиональ һәм үзешчән артистларның, Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучыларының җыр-биюләре белән үрелеп барды. Дүрт сәгатьтә артык барган чара турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев