Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иске Җөри урта мәктәбе укучылары Казан ветеринария академиясендә булдылар

Чараның программасы төрле танып белү һәм файдалы экскурсияләрне үз эченә алган.

Профориентация программасы буенча өлкән сыйныф укучылары ветеринария академиясенең 2 корпусында булдылар. Төп корпуста белем бирү программаларын тәкъдир итү һәм академиянең факультетлары, кафедралары белән танышу, шулай ук Академия музейлары буенча экскурсия уздырылды. Балаларга академиядә белем алуның өстенлекләре, югары уку йортларына керү кагыйдәләре үзгәреше турында сөйләделәр. Шулай ук вак хайваннар белән практик эшләр алып барыла торган корпуска да бардылар. 2 корпуста укытучылар гистология һәм паразитология кафедралары белән таныштырдылар.

 Шулай ук бу көнне «Пушкин картасы» программасы буенча укучыларга Татарстанның Табигать тарихы музеена, һәм Казан Кремле территориясе буйлап экскурсия оештырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев