Бүген район башлыгы Айрат Фатхуллин волонтёр кызлар белән очрашты.
Районыбызның төрле оешмаларында эшләүче кызлар, махсус хәрби операция башланганнан бирле гуманитар ярдәм күрсәтүдә үзләреннән зур өлеш кертә. Район башлыгы очрашу барышында Үзәк бистәсендә гомер итүче Валиуллина Галина Петровнаны юбилее белән тәбрик итеп, җылы теләкләрен дә җиткерде.


Галина Петровнаны гомер бәйрәме белән котлап волонтёр кызлар да бүләкләрен тапшырды. Без дә әлеге котлауларга кушылып, Галина ханымга сәламәтлек, гаилә иминлеге, тыныч һәм матур тормыш теләп калабыз!


Нет комментариев