Юбилярны котладылар
25 февраль көнне Олы Нырсы авылында яшәүче Сәйфетдинова Шәмсекамал Вәлиевнага 90 яшь тулды.
Юбилярны котларга Теләче районы ветераннар советы җитәкчесе Загидуллин Р.Ш., Олы Нырсы авыл җирлеге җитәкчесе Гиниятов Р.М., шулай ук авыл җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе Дәүләтгәрәева М.А. лар килделәр. Әлбәттә, Шәмсекамал апаны котларга балалары, киленнәре, сеңелләре дә кайткан иде. 1933 елда Бичер авылында туган Шәмсекамал апага балачакта сугыш еллары шаһиты булырга, сугыштан соңгы авыр елларны үтәргә туры килә, көне-төне кыр хезмәтендә үтә кыз баланың яшьлек еллары. Гомеренең күп өлешен авылында кибетче, җирлектәге икмәк пешерү эшендә хезмәт куя. Шәмсекамал апа авыр елларга карамастан тормыш иптәше Салихҗан абый белән Олы Нырсы авылында йорт җиткезеп 2 ул һәм 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә дә Шәмсекамал апа үз аягында көр күңел белән көн күрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев