Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юксыну

Сагындырып, бераз ялындырып,. Язлар килә Туган җиремә. Язлар белән бераз моңсуланып, Балачагым кайта күңелемә.

Балачакның сихри мизгелләре.

 Сиздермичә качып каласыз.

Язлар белән бергә кайтасыз да,

Татлы сагышларга саласыз...

 

Шундый  рәхәт  шаян мизгелләрем,

Нигә шулай бик тиз үткәннәр...

Әле кичә генә шикелле бит,

Тау битендә бәпкә көткәннәр...

 

Ялан тәпи йөгереп үтә идек,

Чыклы йомшак хәтфә үләннән.

Бакчалардан алма чәлә идек,

Күрмәгәндә күрше-күләннәр.

 

Хисләремнән мәрҗән тезәм әле,

Уйларымның сүтәм йомгагын...

Һич тә онытмыймын  әткәемнең

 Тал чыбыгы белән сыйлавын.   

 

Әйтерсең лә шаулы балачаклар,

 Таң җиледәй исеп үтәләр.

Сандугачлы язлар   тиздән безгә

Гүзәл яшьлек бүләк итәрләр.

 

Баландыш төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Заббарова Фәридә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев