Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юлда булсаң бул өлгер – юл кагыйдәләрен нык бел!

Балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү мәктәпкәчә белем бирүнең иң мөһим бурычларының берсе булып кала.

Шул уңайдан, Баландыш балалар бакчасында “Юлда булсаң бул өлгер – юл кагыйдәләрен нык бел” дигән темага ПДД буенча, гаилә елы уңаеннан,  әниләр белән берлектә,  интерактив чара үткәрелгән. Балалар , әниләр белән бергә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшергән, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча төрле биремнәр үтәгән.  Бу чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ идарәсе дәүләт инспекторы Кыямов Л. Т.һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. да катнашып, балаларга үзләренең бүләкләрен тапшырган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев