Кайгы уртаклашу
Хезмәт ветераны, РСФСР ның мәгариф отличнигы, зур хезмәт стажы булган мөхтәрәм мөгаллимә Гарипова Әсмабикә Хаҗиәхмәт кызы бакыйлыкка күчте.
Ул педагогик эшчәнлеген 1963 нче елда Орымширмә сигезьеллык мәктәбендә география укытучы булып башлый. 1970 нче елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих – филология факультетын читтән торып тәмамлаганнан соң, Иске Җөри Урта гомуми белем бирү мәктәбендә лаеклы ялга чыкканчы татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак намуслы хезмәт куя.
Теләче муниципаль район Советы, Башкарма комитеты исеменнән Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары - Татарстан Республикасы Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы, якташыбыз Гарипов Илнур Мәхмүт улының, туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Әсмабикә Хаҗиәхмәт кызының рухы шат, урыны җәннәттә булсын!
Теләче муниципаль район Советы,
Башкарма комитеты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев