Караширмә авылында сабан туена яулык җыйдылар
Районыбызда милли бәйрәм - Сабан туена әзерлек бара. Авылларда оештырылучы яулык, йомырка җыю йоласына Караширмә авылы халкы да кушылды.
Сабантуена яулык җыючыларның күңелле шау-шуларын урам башыннан ук ишетеп кайбер хуҗалар яулык, йомырка, тастымал кебек бүләкләрен алып чыгарга ашыгалар. Сабантуена бүләк җыю борынгыдан калган матур йола.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев