Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Казан егетләре» - Теләчедә!

Кичә Теләче мәдәният йортында Алан авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Умырзая» театр коллективы драматург Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре» спектаклен күрсәтте.

Исегезгә төшерәбез, аланлыларның әлеге эше быел районкүләм театр сәнгате бәйге -фестивалендә Гран-прига лаек булды. Коллективның җитәкчесе -Алан авылы мәдәният йорты  директоры – Гүзәлия Җамалиева. 

Театраль тамаша халык тулы залда үтте, тамашачы үзешчән артистларның чыгышын аягүрә басып алкышлады, үзләрен чәчәкләргә күмде. Азактан, аланлыларны уңышлы чыгышлары белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов тәбрикләде, иҗади уңышлар теләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев