Казан-Шәмәрдән юлының 78-81 километрында юл төзекләндерү эшләре бара
Бүгенге көндә Казан-Шәмәрдән юлының 78-81 километрында юл төзекләндерү эшләре бара. Әлеге эшне “Татавтодор”ның Арча филиалында хезмәт куючы егетләр башкара.
Юл мастеры Салават Фәйзхрахманов әйтүенчә, иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр эшлиләр икән. Юл эше сезонлы хезмәт дияргә яратсалар да, бүген юлчылар ел әйләнәсе киеренке хезмәттә. “Без салган юллардан райондашларыбыз исән-имин йөрсеннәр, юлларда һәрвакыт иминлек булсын”, – ди юлчылар. Ә без исә үз чиратыбызда, хезмәт куючы егетләр - Эльмир Хөснетдинов, Фаһим Усманов, Ирек Наземутдинов, Фаим Садемов, Алмаз Сафиуллин, Сергей Вотинцев, Ильназ Фәйзрахманов, Ильнур Шәвәлиев, Ильдар Яруллин, Рифнур Шигаповка, Алмаз Набиуллин, Ильяс Зиганшин, Салават Каримуллин, Руслан Сираҗетдиновка уңышлы эш көннәре теләп калабыз!
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев