2027 елда Россия ДОСААФы оешканга 100 ел тулачак. Шул уңайдан, без Теләче ДОСААФ оешмасында булып, җитәкчесе Рәис Рөстәм улы Нуртдинов белән очраштык.
Оешманың төп юнәлешләренең берсе — төрле категориядәге машина йөртүчеләр әзерләү. Бүгенге көндә биредә «А», «В», «С» категорияләре буенча һәм трактор йөртергә укытулар алып барыла. Рәис Нуртдинов сүзләренчә, сыфатлы белем бирү өчен ныклы уку-укыту базасы булу шарт. Теләче ДОСААФ оешмасында бу юнәлештә шактый эшләр башкарылган. Уку сыйныфлары заманча җиһазлар, мультимедиа системалары һәм махсус тренажерлар белән тәэмин ителгән. Практик дәресләр үткәрү өчен автопарк даими яңартылып тора, ә автодром барлык таләпләргә дә җавап бирә. Тәҗрибәле укытучылар һәм инструкторлар ярдәмендә курсантлар юл йөрү кагыйдәләрен генә түгел, ә юлларда имин йөрү серләрен дә тирәнтен үзләштерә.
Оешмада яшьләрне һәм өлкәннәрне машина йөртү серләренә өйрәтү белән беррәттән, үсеп килүче буынга да зур игътибар бирелә. 2022 елда әлеге оешма базасында «Картинг-клуб» ачып җибәргәннәр. Бүгенге көндә биредә 32 бала шөгыльләнә.
- Яшь спортчылар өчен бу — техник иҗат белән танышу, тизлек һәм җитезлек күнекмәләрен үстерү, шулай ук кечкенәдән юл йөрү кагыйдәләрен һәм техника куркынычсызлыгын үзләштерү өчен менә дигән мәйданчык. Мондый түгәрәкләр балаларда техникага мәхәббәт тәрбияли һәм киләчәктә җаваплы машина йөртүчеләр булып җитешүгә ныклы нигез сала, - дип аңлатты Рәис Рөстәм улы.
#татмедиа #тюлячи #досааф #столет
Нет комментариев