“Күңел көтә язлар…”
1108
0
13 март көнне район мәдәният йортында әнә шул исем белән Сиренә Гатиятованың 55 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе булып үтте.
Җырлы, шигырьле бәйрәмдә Сиренә ханымга район җитәкчеләре - муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район үзәк хастаханәсе баш табибы Ирек Галиуллин, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов һәм хезмәттәшләре, якташлары, иҗатташ дуслары тарафыннан иң изге теләкләр җиткерелде.
Без-теләчелеләр, аны район үзәк хастаханәсенең якты йөзле, тәмле телле шәфкать туташы буларак кына түгел, утыз елдан артык сәхнә тоткан районыбызның моңлы җырчы, комик актриса, күпсанлы сценарийлар авторы һәм шуларны сәхнәгә куючы режиссер, хисле шигырьләр язучы шагыйрә буларак беләбез.
Сиренәның “Гомерем келәме” дип исемләнгән тәүге китабын узган ел декабрь аенда тәкъдир иткән идек. Инде менә аның икенче колачлы бәйрәме - иҗат кичәсе шаулап үтте. Бу хакта сез тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев