Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хәерле сәгатьтә!

3 август көнне районыбыз игенчеләре уракка төште. Бу гаять мәшәкатьле һәм зур тырышлык, сабырлык сорый торган эшкә районда иң беренчеләрдән булып җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте игенче-механизаторлары кереште.

2022 ел ашлыгы иң беренче булып  Илфат Габдуллинның “Мега-класс - 360” комбайны бункерыннан бушатылды. Иртәнге сәгатьләрдә, без, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән ширкәт басуларын иңләгәндә ул комбайнчы хезмәттәшләре Владимир Мазарченков, Фаил Рәхимов һәм Василий Архипов белән берлектә 208 гектарда игелгән көзге бодай мәйданын, аның да “Скипетр” сортлысын турыдан суктырырга керешкән иде. Суктырыла торган икмәкнең чагыштырмача коры булуы аларга турыдан суктырып алу мөмкинлеге тудырган.

Комбайнчылар бодай басуын бер тапкыр иңләргә өлгермәделәр, комбайннарның бункерлары ашлык белән тулды. Яннарына “Вальтра” һәм “БТЗ - 245” маркалы куәтле тракторларында эшләүче механизаторлар Илсур Гыйләҗев белән Ренат Галимҗанов барып басты.  Урып-җыю эшләрендә катнашачак игенче-механизаторлар көнгә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителәчәк. Бу җаваплы эш Т- 40 тракторында эшләүче Габдулла Нуретдиновка йөкәләнгән. Алтынчы ел рәттән инде ул төшке ашны түкми чәчми, кайнар килеш трактор арбасына монтажланган өйчек белән алып барып җиткерә. Өйчек, беренчедән, кырдан эшләүчеләрне җилдән-яңгырдан, бөҗәләрдән һәшм тузаннан сакласа, икенчедән, урындыкка  утырып ашау мөмкинлеге бирә. Өченчедән, пешекчеләр, үз эшләренең осталары булган Гөлгенә Шәкүрова белән Рузия Кадыйрова пешергән ризык басуга контейнерларда чыгарыла. Кем өчен дә уңайлы.

Башка хуҗалыкларда да иген басуларының торышы начар түгел. Ничек тә әлеге байлыкны, муллыкны түкми-чәчми җыеп аласы иде. Бу исә хөрмәтле игенче-механизаторларыбыздан, белгечләрдән һәм җитәкчеләрдән зур оешканлык, тырышлык һәм ил-көн алдында зур җаваплылык сорый. Без аларга әлеге игелекле эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев