Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Көч сынаштык

Елдагыча бу юлы да җирлегебездә кышкы Спартакиада гөрләде. Әлеге чара башка спорт ярышларыннан үзенең күләмле булуы белән районыбызның төрле авылларында, оешмаларында бергә җыюдан аерылып та тора. Бер күрешмәгән кешеләрне биредә очратасың, күрешәсең.

Командалар теркәлеп, бәйгедә катнашырга дип әзерлекне башлап та җибәрде. Җирлекләрдән иң-иңнәре килгән, аларның  нәтиҗәләре  командаларның исәбен чыгарганда да йогынты ясамый калмый. Бу  көнне спорт белән дус  җирлегебез халкын район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрикләп, бәйгеләрдә уңышлар теләде: “Исән-сау, хәвеф-хәтәрсез генә катнашырга язсын, ял итегез, көчлеләр җиңсен“, - диде ул. Район башлыгы бәйгеләрне күзәтеп барды, үзе дә катнашты. Шахмат ярышында Баландыш авылыннан Габдулла абый Заһидуллин белән озак уйнадылар, нәтиҗәдә  җиңүче, җиңелүче  дә булмады. Тенис ярышларында Алан җирлегеннән Гөлинә Хөсәенова, үзәк хастаханәдән Альмир  Закиров  иң яхшы күрсәткечләргә иреште. Гер күтәрүдә исә Баландыш авылыннан Ильгиз Фаттахов, Алан авылыннан  Булат Хасанов, Олы Мишәдән Айназир Гайнуллин иң көчлеләр  булып чыкты. Чаңгы  ярышларында  Субаш авылыннан Феодосия Давыдова өлкән яшьтә булуга карамастан, бу юлы да җиңүчеләр рәтендә иде. Армрестлинг, масс-рестлинг ярышларында  елдагыча  Иске Җөри җирлегеннән  Зөһрә Гәрәева,  Раил Мараков,  балалар спорт мәктәбеннән Рәмис Галимҗанов  җиңүче иделәр.  Ярыш бик киеренке барды. Бу ярышта көчле булу гына түгел, техника, кагыйдәләрне дә яхшы белү сорала.  Аркан тарту ярышы елдагыча  иң күп кешене үзенә җыйды. Күңелле булды, командаларга көч, куәт биреп торып, үзебез дә аркан тартканнан да болай булды. Беренче урынны елдагыча  Иске Җөри җирлеге командасы алды. Икенче урынны Баландыш, өченчене Алан җирлеге командасы яулады. Барлык нәтиҗәләрне исәпләгәннән соң беренче урынга Баландыш, икенчегә Алан, өченчегә Теләче авыл җирлеге командасы лаек булды. Җиңүчеләрне район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хамидуллин  тәбрикләде.

Эльмира Котдусова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев