Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Корея вәкилләре Теләче урта мәктәбенә укучылар белән якыннан аралашу өчен килде

Теләче урта мәктәбе укытучылары ике ел рәттән Казан Федераль Университетының идарә итү, икьтисад һәм финанслар институтында, Корея укуларында белем эстәгән иде. «Корея һәм аның укыту методикасы» дигән теманы үз эченә алган укуларда төрле мәртәбәле кунаклар һәм мөгаллимнәр чыгыш ясады.

Теләче урта мәктәбенең бер төркем укытучылары  укулардан бик күп мәгълүмат алып кайтты. Алай гына да түгел Корея мөгалиммнәре белән алга таба телне өйрәнү буенча сөйләшүләр дә алып барылган иде. 14 ноябрь көнне Корея вәкилләре Теләче урта мәктәбенә укучылар белән якыннан танышу, аралашу өчен үзләре  килде. Казан Федераль Университеты профессоры, “Корееведение” фәнни-гамәли үзәгенең фәнни җитәкчесе Ко Ен Чоль мәктәп һәм аның эшчәнлеге белән танышты. Укучылар белән “Корея телен өйрәнү перспективалары” дигән темага сөйләшү алып барды, Корея телен тирәнтен өйрәнү өчен дәреслекләр тәкъдим итте. Профессор Ко Ен Чоль укучыларны махсус оригами – кәгазьдән әйберләр дә ясарга өйрәтте. Килгән кунаклар киләчәктә дә  Теләче урта мәктәбе белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев