Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Көттереп килгән бәхет

Бүген, ягъни 31 гыйнвар көнне, Теләче чаңгы базасында укучы балалар, оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр һәм өлкән буын вәкилләре өчен чаңгы ярышлары үткәрелде.

Гыйнвар ае тәмамланып, февраль башланса да, ул быелгы сезонның тәүге ярышы. Аның шулай соңлап үткәрелүенә һава торышының көйсезлеге сәбәпче булды. Башта декабрь суыклары “өтәде”, гыйнварда исә салкыннарга алмашка күз ачкысыз бураннар килде. Соң булса да уң булсын диелә халкыбыз мәкалендә. Бүген Теләче чаңгы базасында узган ярыш турында,  мәгълүм җыр сүзләренә ияреп, көттереп килгән бәхет дияргә була. Чөнки бүген чаңгыда ярышыр, сәламәтлекне ныгытыр, күңел көрлегенә ирешер өчен бер дигән һава торышы торды.  Ай буе торган салкыннар һәм бураннардан соң бүгенге кояшлы көн иллә дә тансык, назлы, күңелне иркәли тоган көн булып тоелды. “Өстәвенә, чаңгы да шәп шуа!” диделәр бертавыштан чаңгычылар. Чаңгы шуу осталарының сүзе белән килешми булмый. Алар белә, чөнки башкаларны кызыктырып кыш дәвамында чаңгы шуалар.

Бүген район күләмендә узган чаңгы ярышы һәм аның җиңүчеләре турында тулырак “Теләче” газетасыннан киләсе саныннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов.  Фотоларны  сылтама аша карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев