Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Күренеп тор!” акциясе узды

Бүген, ягъни 17 март көнне, Теләче авылының үзәк урамында “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова, районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcе инспекторлары - Илнур Кәримуллин белән Ленар Кыямов тарафыннан “Күренеп тор!” дип исемләнгән акциясе үткәрелде.

Акциядә Теләче урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Рәсип Гатиятов җитәкчелегендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары да теләп катнашты. Чара барышында алар, инспектор абыйлары белән берлектә, машина йөртүчеләргә яктылык кайтара торган жилетлар, фонарьлар, открыткалар һәм белешмәлекләр тараттылар, юлда йөргәндә яктылык кайтару жилетларының һәм билгеләренең кеше гомерен саклап калуда бик мөһим роль уйнаганын аңлаттылар.

Бу хакта тулырак Теләче” газетасының киләсе санында укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев