“Крәшен чибәре-2023” бәйгесендә Теләче кызлары да катнаша
Конкурста ел саен төрле төбәкләрдән керәшен кызлары катнаша. Аларның иң уңган-булганнары гына финалга чыга. Быел финалистлар — Мамадыш, Балык Бистәсе, Чистай, Теләче, Тукай, Яр Чаллы, Менделеевск районнарыннан.
Финалга чыккан кызлар «Иң яхшы җыручы», «Иң яхшы биюче», «Иң сөйкемле», «Йолаларны яхшы белүче», «Иң оста чигүче», «Иң җор телле», «Иң уңган кыз» номинацияләрендә уңганлыкта, тапкырлыкта көч сынашачаклар. Номинацияләрдә җиңгән кызларга дипломнар тапшырылачак, ә «Online кряшен чибяре» номинациясендә җиңүчене «Туганайлар» (tuganaylar. ru) сайтында оештырылган тавыш бирү нәтиҗәләре билгелиячәк.
15 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы «Питрау-2023» — «Кряшен чибяре» мәйданында конкурсның йомгаклау этабы булачак. Биредә Татарстан күләмендәге "Кряшен чибяре"н һәм Мамадыш муниципаль районының "Кряшен чибяре«н сайлаячаклар.
Теләче районыннан ике туташыбыз катнаша бәйгедә, алар:
Субаш авылыннан Анжелика Павлова, 18 яшь. Казан медицина колледжында укый.
Иске Карабаян авылыннан Лилиана Макарова, 19 яшь. Казан кооперация институтында белем ала.
Кызларның икесенә дә уңышлар!
Чыганак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/ioldyzlar-kup-sanasan-cibarlar-kup-sailasan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев