Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кукмара районы Чура авыл мәдәният йорты базасында күчмә семинар-практикум үткәрелде

21 март көнне мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре өчен консультация, практик һәм методик ярдәм күрсәтү, шулай ук муниципаль учреждениеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү максатында Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» тарафыннан Кукмара районы Чура авыл мәдәният йорты базасында күчмә семинар-практикум үткәрелде.

Семинар эшендә Кукмара, Балтач, Питрәч, Саба, Биектау, Әтнә район делегацияләре белән беррәттән районыбызның  авыл мәдәният йорты директорлары һәм авыл клуб мөдирләре, район сәнгать мәктәбе, туган якны өйрәнү музее, Теләче үзәк  китапханәсе һәм район мәдәният йорты вәкилләре катнашты. 
Семинарның пленар өлешендә район мәдәният йорты методисты Валиева К.Н. һәм автоклуб мөдире Гараева Р.Б. мәдәният үсешенә зур өлеш керткән өчен «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» нең рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Семинар кысаларында сәнгать мәктәбе, музей һәм бибилиотека  эшчәнлегенә караган өлеше районның Яниль һәм Олыяз авыллары мәдәният йортларында  дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев