Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Куллары коргыры

1 һәм 2 авгуска каршы төндә Теләче авылының Ленин урамына утыртылган агачларны сындырып чыкканнар. Хәзер бу хәлне күреп җан өши.

Мисал өчен, 8 төп миләш агачын Әлфия һәм Рифкать Һәдиятуллиннар узган көз утырткан булганнар. Бу уңайдан Әлфия апа еламый гына. “Әйтеп, сөйләп аңлата торган хәл түгел. Иртән бер, кичен бер чыгып карый идем. Быел яз көне яфрак ярганчы су сиптем үзләренә. Җәй яңгырлы булганга тиз үсеп киттеләр үзләре. 1 август төнендә сындырып киткәч, икенче көнне кызым белән чыгып бәйләдек. 2 август төнендә тагын килеп сындырганнар. Күршеләребез Миңнехан Галиевларның да ике төп миләшен сындырганнар.  Агачларның ни гаебе бар? Агачны утырткан, карап үстергән безнең ни гаеп бар? Кемнең эше икән бу? Ни дип уйларга да белмәссең… - диде ул вакыйгага аңлатма бирергә тырышып. 

Алай гына түгел, билгесез вәхшиләр шулай ук өмә ясап утыртылган пирамидасыман тирәкләрне (топольләрне) дә аямаганнар, берәм-берәм сындырып киткәннәр. Берәүләр әлеге эшне бала-чагадан шикләнсә, икенчеләр, яшьләр эше ди. Өченчеләр исә явыз ниятле өлкән кеше эш ди. Кем генә булса да, аңлый, яклый торган гамәл түгел. Мәрхүмә әбием әйткәнчә, куллары коргырылары. 

Көн дә әлеге урамнан эшкә баручы иминият хезмәткәре, Теләче авылында яшәүче Рузилә Солтанова: “Хәлемнән килсә, әлеге кешеләрнең кулларын сындырыр идем. Әлбәттә, моның беренче чиратта аларны ачыкларга, фаш итәргә кирәк. Җавапсыз калсалар, мондый хәл тагын кабатланырга мөмкин. Мондый эшне үз гомерендә бер генә агач утырмаган, тәрбияләп үстермәгән кеше генә башкара ала. Мин гаеплеләр ачыкланыр, җәзасын алыр дип ышанам. Моңа җирле үзидарә дә, хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә үз өлешен кертергә тиеш, -  дип вакыйгага карата үз фикерен белдерде.

 Әлеге законсыз гамәл турында район эчке эшләр бүлегенә хәбәр ителгән.  Хәбәр җиткерелүгә тикшерү эшләре башланып киткән. Бу кадәресен безгә Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Мараков ирештерде. Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә ди халкыбыз. Иртәме-соңмы гаеплеләр табылыр, гадел суд каршына басар. Тик менә вәхшиләрчә сындырып атылган агачларга гына икенче гомер биреп булмас. Кызганыч, берүләр бу дөньяга тирә-юньне яшелләндерер, матурлар өчен туса, икенчеләр аны мәсхәрәләр, ботарлар, ахыр чиктә матурлыкны, гүзәллекне юк итәр өчен дөньяга килә икән. Без дөньяны матурлык коткарыр дип әйтергә гадәтләнгән. Әлегедәй явызлыкны, вәхшилекне күргәч, дөньяны матурлык коткарыр дип әйтергә һич кенә дә тел әйләнми, күңеләдәге оптимизм үзеннән-үзе юкка чыга…

Фәнил Гаязов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев