Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Күңелем шигырь яза» бәйгесенә

Олы Мәтәскә авылыннан Рәйсә Фәйзуллина шигырьләре.

Теләчем

Җәйрәп ята болын-тугайларың, 
Мишә буең үзе ни тора?! 
Сулар һаваң - саф, суың - татлы, 
Сагышлар да синдә онытыла. 

Каршы ала калын урманнарың,
Хәерле юл теләп озата. 
Сәлам ташый йомшак таң җилләрең,
Азан моңың назлап уята.

Заман белән атлый авылларың, 
Йортларыңда - алтын кул эзе. 
Тирә-ягың  гөлләр белән чиккән, 
Күңел нурың - шәфкать диңгезе. 

Динең-телең, гореф-гадәтләрең
Йөрәк түрендә үк саклана. 
Туган ил, туган туфрак даны
Батырларың белән яклана. 

"Йолдыз"ларың бизи дөнья күген, 
"Ае" да - син, син - "кояш"ы. 
Изге юлдашы - арып-талганның, 
Читкә сибелгәннең юл башы. 

Матур үткәнең бар. Бүген дә син -
Бар халкыңның җылы бишеге.
Бәхет-сәгадәт теләп ачыла
Бары туган якның ишеге. 

Килер буыннарга маяк итеп, 
Тук орлыклар күпләп сибәсең. 
Туган илнең гөлбакчасы булып, 
Гөрләп яшә, гүзәл Теләчем!

*******************************************************

Өлешкә тигән көмеш

Соклангыч гүзәл син, и Теләчем, 
Тирә-ягың якты нур гына. 
Бәбкә үлән сырган туфрагың да
Күңел кылларына кагыла.

"Йөзек каш"лы дан-дәрәҗәң бар, 
Халкың  - тырыш, бердәм, халкың - зур. 
Талантларың бизи ил-җир күген, 
Аларга да ачтың олы юл. 

Урманнарың - бай, калын, матур, 
Кырлай урманыннан ким түгел. 
Шүрәлең юк-югын, батырлар күп, 
Горурланмый түзәрлек түгел. 

Кайда булсалар да - йөз аклыгы, 
Сынатмыйлар эштә, ярышта. 
Яу кырының да - алгы сафында, 
Сынмасыннар берүк ялгыш та. 

Гореф-гадәтләрең күркәм, тыйнак, 
Кунак итә Сабантуйларың. 
Тукай мәкаме бар сөйләмеңдә, 
Ярый әле синдә туганмын. 

Әле ярый синдә туганмын да, 
"Туган тел"не синнән отканмын. 
Илаһи моң нурландырган җанны, 
Сөт тамчысын синдә йотканмын. 

Мәчет-манараң дәшә үзенә, 
Динең-телең - бәхет юлдашы. 
Тирән тамырлардан сут алганның
Фатихалы була юл башы. 

Затлы, зәвыклы син, туган җирем -
Өлешемә тигән көмешем.
Киләчәккә атла, яңа үрләр яулап, 
Балкып торсын һәрчак һәр эшең. Әәмиин. 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев