Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Күңелем шигырь яза” бәйгесенә

Шәтке авыл китапханәче Кәүсәрия Галимуллина шигыре.

“Шәткем минем – төп нигезем”

  Туган авылым минем Шәткем

  Үз иркендә мәңге шат яшә.

 Кошларың да синең “гөлем” диеп

Саф татарча миңа эндәшә.

 Чәчәкләрдәй сибелгәнсең

 Матур тау итәгенә.

 Ышанамын, шундый авыл

 Син берәү икәненә.

 Күл, елгаларга тартылам
Һәр мизгел давамында

 Шифалы чишмә суларың

 Һәркемне давалый да.

“Шарлама” чишмәсенең

 Суын шифалы диләр.

“Тәртә” елгасы буенда

  Казлар коена икән.

Ераклардан күренәсен
  Кечкенә сыңар учтай.
  Кыр-болыннар чакыралар
  Иңләп очарга коштай

  Авылкаем урамыңда,
   Хәтирәле бала чак
  Яшьлегемнен язы, көзе
  Шәтке синдэ калачак.

 Бер уйласаң безнең бу якларда,

Сокланырлык җирләр азмы соң?

Тик шулай да туган авылымнан

 Аермасын мине язмышым!
Төп нигезем минем , Шәтке минем

 Синең язмыш- безнең гомерләр.

 Төп нигезем, аерма син мине

  Әткәм- әнкәм биргән телемнән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев