“Һәлак булучылар истәлегенә лаек булачакбыз” дип аталучы фәнни-гамәли конференция узды
15 нче апрель көнне Теләче муниципаль районында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган “Һәлак булучылар истәлегенә лаек булачакбыз” дип аталучы фәнни-гамәли конференция узды.
Бу конференциядә Олы Мишә урта мәктәбе укучылары бик актив катнаштылар. Миннебаева Г.Ш. җитәкчелегендәге укучылар 1 урынга, Гыйниятуллина Н.М.җитәкчелегендәге укучылар 2 урынга, Борханетдинова Р.Җ.җитәкчелегендәге укучылар 1 урынга лаек булдылар. Бу укучыларга алга таба да уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев