19 май- Татарстанда Матбугат көне буларак билгеләп үтелә.
Бәйрәмне үткәрү турында карар 1998 елның 24 июнендә «Нур»татар телендәге газетаның беренче номеры дөнья күрү белән кабул ителә. Бу бәйрәм төрле һөнәр ияләрен - журналистларны, редакторларны, нәширләрне, басма басмаларны таратучыларны берләштерә.
"Матбугат көне - ул безнең әбүнәчеләр белән уртак бәйрәмебез.Сез үтә дә җаваплы эш башкарасыз. Халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү өчен иң кадерле хәзинә - сүз байлыгын кулланып, укучыларыгызның, тыңлаучыларыгызның күңеленә үтеп керәсез. Каләм көчегез киләчәктә дә кимемәс, журналистика үсешенә, район халкының милли матбугатын һәм мәдәниятен, социаль-икътисадый тормышын үстерүгә үз өлешен кертер дип ышанам", - дип, "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап, Рәхмәт хатлары тапшырып үтте.
Безнең белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле дусларыбыз! Бу бердәмлек озак еллар дәвам итсен!
Нет комментариев