Матур хатирәләр яңарды
19 май - Бөтенсоюз Пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, Иске Җөри мәктәбендә матур чара үтте.
Бәйрәмдә 1972-1975 нче елларда Иске Җөри урта мәктәбендә Өлкән пионервожатый булып эшләгән Гыйлметдинова Сәрия Бәдәмшовна да катнашты. Ул укучыларны үзе эшләгән чорда пионерлар хәрәкәтенең эшчәнлеге белән таныштырды. Матур хатирәләрен яңартты. Чыгышлар матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев