Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мич ягуны кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләре

Ел саен Татарстан Республикасында торак йортларда хәр 5енче янгын чыгу очрагы җылыткыч приборларын дөрес кулланмау аркасында килеп чыга. Янгын вакытында төрле тән җәрәхәтләре алу хәм кеше гомере өзелү очраклары күзәтелеп тора.

Мондый очракларны булдырмас өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә хәм үтәргә кирәк:

  1. Ягу сезоны башланыр алдыннан мич хәм төтен чыгу юлларын крарга, чистартырга, тишек урыннарын сыларга, төтен чыгу трубаларын агартырга кирәк.
  2. Чистарту эшләрен бары тәҗрибәле белгеч ярдәмендә башкарырга.
  3. Мичнең төтен чыгу трубасы этажара каплау яисә чорма аша үткәндә кирпеч салу калынлыгы 25 см өстәмә изоляция белән яки 38 см булырга тиеш. Агач материаллардан эшләнгән элементларга zrsy торган мичләрнең кирпеч салынуы барлык очракларда да калынайтылган булуы мәҗбүри.
  4. Мич агач эшләнмәләргә якын торырга тиеш түгел. Стена белән мич арасында мич буе яки төтен чыгу трубасы кадәр һава аралыгы булырга тиеш.
  5. Һәр мичнең аерым фундаменты булырга тиеш.
  6. Төтен чыгу юлларын керамик, асбестоцемент хәм тимер трубалардан эшләү тыела. Шулай ук агачтан, балчыктан төтен чыгу юлларын эшләргә ярамый. Аның өчен махсус янгынга чыдамлы кирпеч кулланыла.
  7. Мич ишеге һәм ишек тоткычы дөрес размерда булырга тиеш. Мич алды 50х70размерда металдан эшләнгән төзек кәгазь агач идәнгә кадакланган булырга тиеш.
  8. Кышкы чорда аерым җирләр кызып китеп янгын чыкмасын өчен 2-3 тапкыр һәм 1,5 сәгаттән артык мичләрне якмаска.
  9. Йорт җиһазларын, челтәр ише башка тиз янып китүче тукымаларны мич яныннан 0,5 м ераклыкта урнаштырырга.
  10.  Мич янында опилка, чыпта сакларга ярамый. Шулай ук мич кырыенда яки мич өстендә утын һәм киемнәр киптерү тыела.
  11.  Коры үләнгә кайнар күмер, корым, көл чыгарып атырга ярамый. Аның өчен махсус урын булырга тиеш һәм өстенә су салынырга тиеш.
  12. Мич ягуны төнгә каршы йоклар алдыннан 2 сәгать алдан тукатырга кирәк.

Мич яккан очракта катгый тыела:

  • Ягылган мичне караусыз калдыру яки балаларга йөкләү;
  • Мичне күмер, газ һәм башка шундый мич ягу өчен каралмаган ягулык белән куллану;
  • Мичне бензин, керосин, солярка һәм башка тиз ялкынланып китүче ягулык белән яндырып җибәрү;
  • Мич ягу урыныннан олырак размерда утын ягу;
  • Төтен чыгу урыны итеп газ каналларын һәм җиллек тишекләрен куллану;
  • Янгын булдырмый калу урыны булмаган мичләрне куллану.

 

  Хөрмәтле районыбыз гражданнары гадәттән тыш хәлләр министрырлыгы идарәсенеэ район күзәтү бүлеге өлкән инспекторы Ленар Тимерханов сезне кисәтә, янгын чыгу очракларын кисәтү янгын сүндерүгә карганда җиңелерәк! Ут белән сак булыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев