Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Миллилек югалмаган

Күптән түгел Мөслим муниципаль районында «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын - кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Утырыш “Ык буе татар авыллары тарихы: үткәне һәм бүгенгесе” исеме астында оештырылган иде. Чарада “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кәдрия Идрисова катнашты.

Кунакларны милли ризык - чәк-чәк белән каршы алдылар. Беренчеләрдән булып "Ак калфак” лылар Иске Вәрәш авылының "Дуслык" чишмәсе янында "Су буенда самовар агарту" йоласы тамаша кылды. Тал тирәкле, ярминкәле Метрәй авылы үзенең кунакчыллыгы белән истә калды. Әлеге авылның ял паркында ярминкәлар оештырылган иде. Метрәйлеләр үз авылларының тарихы белән, Яңа Карамалы авылында үз эшен алып баручы- каз устерүче Хамидуллиннар гаиләсе эшчәнлеге белән таныштырдылар. Әлеге авыл үзенең миллилеген югалтмаган. Биредә татар милләтенең күренекле шәхесләре Наиль һәм Харрас Әюповлар,балалар язучысы Мөҗахит Әхмәтҗанов туган. Авыл халкы кунакларны "Харрас"чишмәсе" янында каршы алды. Биредә йон эрләү, төрле чигү үрнәкларе, борынгы киемнәр белән таныштык. Олы Чакмак авылның мәдәният йортында Фоат Садриев, Факил Сафин катнашында "Туган ягым - яшел бишек" дип исемләнгән очрашу узды. Мөслим гимназиясендә “Хатын-кыз җир йөзендә яшәүче матурлык алиһәсе” исеме астында түгәрәк өстәл узды. Биредә Роза Низамованың кул эшләреннән торган шәхси күргәзмә белән дә таныштык. Ә Тойгельде авылында мәчетләренең тарихы, декоратив кулланма сәнгать остасы Гәрәева Хәния Гыйльметдин кызының кул эшләре, Туган якны өйрәнү музее белән дә танышып, үзләренә кирәкле күп мәгълүмат туплады ак калфаклылар. Утырышның азагында киләчәккә планнар төзелеп, очрашуга йомгак ясалды.

Ләйсән Гиниятова, Олы Нырсы китапханәсе китапханәчесе.

Фото: https://tatar-congress

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев