Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Минем гаилә - минем байлыгым!» район фестиваленә старт бирелә

Теләче муниципаль районы башкарма комитетының 2024 елның 9 февраль №21 нче карары нигезендә шушы елның февраль аенда районыбызның авыл җирлекләренә караган мәдәни-ял итү учреждениеләре арасында 2024 ел - Гаилә елына багышланган «Минем гаилә - минем байлыгым!» район фестиваленә старт бирелә.

Чараның төп максаты - сәнгатьнең төрле төрләрендә уртак гаилә иҗаты традицияләрен торгызу, заманча гаиләнең дәрәҗәсен күтәрү аша гаиләләрнең социаль һәм иҗади активлыгын булдыру. Фестивальнең оештыручылары булып Теләче муниципаль районы башкарма комитетының  мәдәният  һәм мәгариф бүлекләре тора. Фестиваль агымдагы елның ноябрь аена кадәр 3 этапта узачак.

Фестиваль нигезләмәсе белән сылтама аша танышырга була: https://vk.com/wall206168368_43540

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев