Мөфтиле Ифтар
4 апрель көнне, “Хәкимова” шәхси предприятиесенә караган “Маяк” кафесында районкүләм икенче Ифтар мәҗлесе булды.
Шәхси эшмәкәр Хәмит Хәкимов иганәсенә үткәрелгән мәҗлестә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Диния Назәрәте Рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе администрациясенең Территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Раил Гаффаров катнашты.
Ифтар мәҗлесен районыбыз мөхтәсибе, Төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев алып барды. Мәҗлестә катнашучыларны иң элек муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов сәламләде. Ул райондашларыбызны Изге Рамазан аеның унөченче көне белән котлап изге теләкләрен җиткерде, районның бүгенге яшәеше белән таныштырды.
Республикабыз мөфтие үзенең тәэсирле вәгазендә Рамазан аенда изге Корьән иңгәнлеген билгеләп үтте. “Шуның белән бүтән айлардан аерылып тора ул. Шул сәбәпле, бу айда ураза тоту белән бергә күп итеп Корьән уку хәерле, сөннәт гамәл булып тора. Пәйгамберебез бу айда Корьәнне тулысынча укып чыга торган булган. Безгә дә аннан үрнәк алып, Раббыбызның сүзләрен тулысынча укып чыгарга тырышырга кирәк. Шундый мөбәрәк айда иң хәерле сүзләрне укып күпме әҗер савапка лаек булчакбыз, - диде ул туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кылучы Корьәнебезгә зур әһәмият биреп.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев