Татарстанның Буа районында Олы Тельца елгасында җирле авыл җирлеге вәкилләре кушуы буенча төзелгән легаль булмаган плотина табылган. Бу хакта республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында хәбәр иттеләр.
Плотинаны үз белдекләре белән ясаганнар, моның өчен 36 квадрат метр мәйданлы участокта 72 кубометр җир күчергәннәр һәм су җибәрү өчен металл торба урнаштырганнар. Су кодексын бозган өчен җирлеккә кагыйдә бозуны төзәтергә күрсәтмә биргәннәр, шуннан соң плотинаны алып куйганнар.
Нет комментариев